Бүгеннән Алабуга амбулатория үзәгендә өстәмә кабинетлар эшли башлый
Бу амбулатор үзәктә чиратны киметергә һәм чир йогуның яңа очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Чиратлар һәм авырулар саны арту сәбәпле, Алабуга үзәк хастаханәсе җитәкчелеге амбулатор үзәктә ОРВИ билгеләре булган гражданнарны беренчел кабул итү өчен өстәмә кабинетлар ачарга дигән карар кабул итте.
Аларда ике медицина хезмәткәре кабул итәчәк. Бу амбулатор үзәктә чиратны киметергә һәм инфекцияләүнең яңа очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев