Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөҗәкләрдән капремонтка кадәр: алабугалылар район башлыгына мөрәҗәгать итте

Кандала һәм тараканнар җәфалады — Нефтьчеләр проспектындагы 12нче йортта яшәүче Алена Калашникова шундый зар белән район башлыгына килгән.

Элек бу бинада тулай торак урнашкан иде. Анда яшәүчеләр — үзенчәлекле халык, шуңа да ТКХ һәм хокук саклау органнары хезәмәткәрәре бу йорт турында хәбәрдар. 

Бөҗәкләргә кагылышлы мәсьәләне әлеге хатын-кызның беренче тапкыр гына күтәрүе түгел. «ТКХ һәм төзелеш департаменты» МУП директоры Андрей Томилин хәбәр итүенчә, йортның гомуми кулланылыштагы урыннарында дератизация үткәрелгән. Шулай да бөҗәкләр яңадан пәйда булган. 

Бөтен бүлмәләрне дә бер үк вакытта эшкәртергә кирәк, шул чагында нәтиҗә дә булыр, дип билгеләп үтте Андрей Томилин. Ахырда, зарланып килүче яши торган якны киләсе шимбәдә планнан тыш эшкәртергә кирәк дип карар кылдылар. 

Алена Калашникова бу йорт коридорларында күмәкләшеп исереп йөрүчеләрдән дә зарланды. Алар тавышланып һәм чүп-чар таратып кына калмый, милекне дә боза. Мисалга, 2020 елда йортта төзекләндерү эшләре алып барылган, хәзер инде аның эзе дә юк. Шуңа да бергәләп рейдлар үткәрү өчен, Алабуганың Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булганнар. Шулай ук комендант вазифасын кире кайтарырга телиләр. 

Андрей Бочаров район башлыгы янына кабат килгән. Ул Яшьләр урамындагы 17нче йортта яши. Моңа кадәр ул йорттагы кайбер фатирлардагы нык эсселеккә, кайсыларында салкын булуга һәм аларның йорт ишегалдындагы машина кую урынын бөтенләй яулап алуларына зарланган иде. Беренче сорауга Андрей Томилин шундый җавап бирде: әлеге алабугалының фатирында тикшерү үткәрелгән, бүлмәләрдәге һава нормага туры килә — 21 градус. Башка фатирларда узган өстәмә тикшерү күрсәткәнчә, җылылык тиешле дәрәҗәдә — 22-24 градус. 

Гозерләүчене бу җавап канәгатьләндермәгәнгә, урамда салкынайткач, фатирлардагы җылылыкны яңадан үлчәп карарга булдылар. Икенче сорауга килгәндә, Андрей Томилин раславынча, машина кую урыннары законсыз рәвештә киртәләнгән. Йортта яшәүчеләрне җыеп, аларны сүтү турында сөйләшкәннәр һәм 31 гыйнварда 27 киртә алып ташланган. 

Гражданнарны кабул иткән вакытта, газ кертү, подъездга косметик ремонт ясау, йортны тулысынча төзекләндерү буенча да сораулар яңгырады.

Район башлыгына кабул ителүгә 3-31-78 телефоны буенча язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев