“Боинг” корбаннары истәлегенә Казанда мемориаль комплекс ачылачак
16 ноябрь көнне Казан аэропорты территориясендә "Боинг - 737" самолеты һәлакәте корбаннары истәлегенә мемориаль комплекс ачылачак.
Икенче терминал янында урнашкан истәлек плитәсенә һәлакәттә вафат булучыларның исем-фамилияләре язылган. Исегезгә төшереп үтәбез: узган елның 17 ноябрендә Казанда Мәскәү-Казан рейсы белән очкан "Боинг-737" самолеты һәлакәткә очрады. Фаҗигадә 50 кешенең гомере өзелде.
vatantat.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев