Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Боз тамашасы һәм яңа бәйрәм урыны: алабугалыларны Яңа елда нәрсә көтә

Шишкин буалары янындагы «Молодежный» стадионы 31 декабрьдә тантаналар үзәге булачак.

Алабугада Яңа елны бәйрәм итү планнары турында безнең басмага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон сөйләде.

Быел Алабугада Яңа елны бәйрәм итү аеруча якты һәм истә калырлык булачак. Үзәк чыршы Шишкин буалары районындагы «Молодежный» стадионында куела. 31 декабрьдә төп чараны нәкъ менә монда уздыру планлаштырыла.

Бәйрәм итү программасы
«Молодежный» стадионында оештырылган шугалакта теләге булган һәркем тимераякта шуа алачак. Тимераякларны прокатка алып торып була. Моннан тыш, территориядә кышкы уеннар, карусельләр куелачак һәм чаңгы ярышлары оештырылачак. 

Кунакларга җайлы булсын өчен кайнар чәй, кофе һәм глинтвейн тәкъдим итүче фудтраклар эше оештырыла. 

Өстәмә локацияләр
«Молодежный» стадионыннан тыш, бәйрәм чаралары шәһәрнең башка урыннарында да узачак. «Чебурашка» паркында чыршы, балалар мәйданчыклары, балалар күңел ачулары, Кыш Бабай резиденциясе һәм атларда йөрү тәкъдим ителә. 

Шулай ук Мәрҗани урамындагы ишегалдында һәм «Йорт янындагы бакча» паркында чыршылар куелачак. Биредә балалар һәм барлык теләүчеләр өчен уен мәйданчыклары эшләячәк.

Боз тамашасы
31 декабрьдә узачак боз тамашасын оештыруга аерым игътибар бирелә. Бу шәһәрдә мондый беренче чара булачак, һәм оештыручылар ул барлык алабугалылар өчен истәлекле вакыйга булыр дип ышана. Боз тамашасы традицион концерт программаларына альтернатива булачак һәм Яңа ел төненә бәйрәм өстәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев