Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген «Язылу декадасы» башланды

Алабугалылар район газеталарына ташлама белән языла ала.

Бүген, 10 июньдә, 2024 елның II яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу декадасы башланды.

10 июньнән 20 июньгә кадәр районның «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына 2024 елның II яртыеллыгына почта аша ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Әйтик, өйгә китереп бирү шарты белән «Алабуга нуры» на язылу 793 сум булачак (910 сум урынына), «Новая Кама» — 839 сум (964 сум урынына). 

Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Район газеталарын редакциядән, шәһәр Мәдәният сараеннан, Үзәк китапханәдән яки «Йолдызлык» мәдәни үзәгеннән килеп алучылар өчен ярты елга язылу бәясе — 550 сум.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев