Бүген Татарстанда +27 градус җылы һәм томан булачак
Җил фаразлана.
Дүшәмбе, 9 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә республикага томан төшәчәк, җил фаразлана.
Караңгы вакытта һава температурасы 10-15 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 22-27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев