Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда бераз салкынайта

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда бераз салкынайта, антициклон тәэсирендә урнашкан коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булу ихтималы аз. Урыны белән төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә сакланачак, ләкин көндезге сәгатьләрдә таралачак.

Төньяк җиле фаразлана, аның тизлеге 5-10 м/с тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда аның тизлеге 12 м/с ка кадәр көчәячәк (Бофорт шкаласы буенча 10,8 дән 13,8 м/с ка кадәр тизлектәге җил көчле дип атала).

Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 6-11 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев