Бүген Татарстанда бераз җылыта, кар явачак
Урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килә.
Бүген, 29 ноябрьдә, атмосфера фронты тәэсирендә Татарстанда һава торышы тотрыксыз төс ала. Температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән төбәк буенча кар явуы көтелә.
Моннан тыш, кайбер урыннарда яңадан томан төшәчәк, урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килә.
Татарстанда көндезге сәгатьләрдә температура −4...+ 1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев