Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Шторм кисәтүе игълан ителде.

Бүген, 29 майда, Татарстанда һава шартлары җитди бозылу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр республиканың төньягында һәм көнчыгышында актив атмосфера фронты узган вакытта урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән — 24 метрга) кадәр көчәюе көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда һава температурасының күтәреләчәге, яшенле яңгырлар явачагы хакында хәбәр иткән иде.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил — көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе — бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев