Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Бүләк» килеп алыгыз дип шалтыраталар

Телефон аша эшләүче мошенникларның яңа дулкыны турында Алабуга районы администрациясендә кисәттеләр.

Җинаятьчеләр район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон исеменнән эш итә. Алар өлкәннәргә шалтыраталар һәм бүләк килеп алырга чакыралар.

Алдау схемасы стандарт: бүләкләрне «рәсмиләштерү» сылтавы белән мошенниклар конфиденциаль мәгълүматларны: банк карталары һәм счетлары номерларын, паспорт мәгълүматларын яки дәүләт хезмәтләре порталыннан керү кодларын соратып алырга мөмкин.

«Без беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматларны әйтергә сорамыйбыз, — дип ассызыклады Елена Мерзон. — Сезнең белән элемтәгә керү өчен безнең башка мөмкинлекләребез бар. Рәсми зат шәхсән үзе сезнең янга бара, бу мәсьәлә турында сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән фикер алыша».

Район башкарма комитетында алабугалыларны, бигрәк тә өлкән буын кешеләрен, бик уяу булырга чакыралар:

1. Беркемгә дә һәм беркайчан да телефон аша банк карталары реквизитларын, парольләрне, ПИН-кодларны, паспорт мәгълүматларын һәм СМС кодларын хәбәр итмәгез.

2. Рәсми котлаулар, бүләкләр һәм түләүләр һәрвакыт шәхсән тапшырыла һәм беркайчан да телефон аша конфиденциаль мәгълүмат соратып алынмый.

3. Әгәр сезгә шундый шалтырату булган икән, трубканы куегыз. Әңгәмәгә кермәгез.

4. Үзегезнең өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм күршеләрегезне бу мошенниклык схемасы турында кисәтегез. 

«Мин сездән өлкән яшьтәге туганнарыгызны, гаилә әгъзаларын мондый кирәксез һәм бик тискәре шалтыратулардан саклауны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте алабугалыларга Елена Мерзон.

Шалтыратуның дөреслегенә шик булган очракта, сез һәрвакыт Алабуга районы башкарма комитетына шалтырата аласыз, 3-03-45 номеры буенча (Елена Мерзонның кабул итү бүлмәсе), һәм мәгълүматны яңадан шәхсән тикшерә аласыз.

Сак һәм уяу булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны алдарга ирек бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев