Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 6нчы мәктәбендә Леонид Барышев укыган кабинет төзекләндерелә

Кабинетны ремонтлауны декабрь башында тәмамларга ниятлиләр.

Леонид Анатольевич мәктәпне 1990 елда тәмамлый. Аның сыйныф җитәкчесе физика укытучысы Людмила Кузнецова була.

— Мин бу классны ике ел укыттым. Ул миннән алда эшләгән укытучы, бик көчле педагог Марсилә Мостафина тарафыннан булдырылган, аерым юнәлешле сыйныф иде. Анда югары амбицияле егетләр җыелуы исемдә. Леонид Анатольевичны яхшы хәтерлим, ул бик хәрәкәтчән, кызыксынучан булды, хәзер дә шундый. Уку аңа җиңел бирелде, бик сәләтле иде. Бу балалар белән эшләүне икенче институтка тиңләдем, алар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр, ‒ дип искә ала Людмила Викторовна.

Мәктәпнең хәзерге директоры Татьяна Хайдукова сөйләвенчә, ремонт бара торган физика кабинеты инде күптән яңартуга мохтаҗ булган. Бу максатларга 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Төзүчеләр көзге каникул көннәрендә үк эшкә керешкән. Хәзер эшчеләр стеналарны штукатурлау белән мәшгуль, алда әле эш җитәрлек. Бу атнада дизайнер белән берлектә кабинетның нинди төстә эшләнәчәге хәл ителгән.

— Биредә төзекләндерү генә түгел, кабинетны яңа заманча җиһазлар белән тәэмин итү дә башкарылачак. Интерактив панель, укытучы өчен автоматлаштырылган эш урыны, лаборатор эшләрне башкару өчен лаборатория җиһазлары сатып алу планлаштырыла, ‒ ди Татьяна Николаевна.

Кабинетны ремонтлауны декабрь башында тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев