Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүре дүрт кешегә һөҗүм иткән, бер кеше үлгән

Өч зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә, аларның тормышларына бернинди дә куркыныч янамый.

Курган өлкәсендә бүре «Озеро Медвежье» курорт поселогына керә һәм дүрт кешегә һөҗүм итә. Бу хакта Петуховск муниципаль округы башлыгы Антон Волков үзенең «Вконтакте» битендә хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Авылда яшәүче дүрт кешене бүре тешләгән. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләрнең берсен коткарып кала алмаганнар. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр, табиблар мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — дип яза җитәкче.

Өч зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә, аларның тормышларына бернинди дә куркыныч янамый.

Аның сүзләренчә, бу авылда моңа кадәр бүренең кешегә һөҗүм итүе булмаган. Хәзер профильле ведомстволар аучылар белән бергә башка хайваннарның авыл территориясендә яки аның чикләре янында булу мөмкинлеген булдырмас өчен профилактик чаралар үткәрә.

Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев