Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
22 мартта "Бердәм Рәсәй" партиясенең җирле бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
Сораулары булган алабугалылар "Иллюзион" кинотеатрында урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр килә ала:
8.00-10.00 сәгатькә кадәр - адвокат И. Камалов;
10.00-12.00 сәгатькә кадәр - адвокат М. Кулагина;
12.00-14.00 сәгатькә кадәр - адвокат Е. Нефедов;
14.00-16.00 сәгатькә кадәр - адвокат Р. Салихов һәм шәһәр прокуроры урынбасары Р. Михеев.
Шул ук көнне нотариат мәсьәләләре буенча да бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Халыкны урыннарда ТРның Алабуга нотариаль округы нотариуслары кабул итәчәк:
Нефтьчеләр проспекты, 23 нче йорт - П.И.Кедров, тел.: 3-13-00.
Нефтьчеләр проспекты, 29 нчы йорт - Р.Р.Минһаҗева, тел.: 3-89-85.
Казан урамы, 5 нче йорт - М.А.Нигъмәтҗанова, тел.: 7-08-86.
Адвокатларга 3-48-10 телефоны аша алдан язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев