Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуга районында 70 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла

Бу индивидуаль төзелеш кенә түгел, коммерцияле һәм иҗтимагый торак төзү дә.

Әйтик, хәзер «Три медведя»дан ерак түгел урнашкан күпфункцияле торак комплексында төзелеш кайный. 

18 катлы йорт гомуми мәйданы 50 мең квадрат метр булган үзенчәлекле пирамидадан гыйбарәт булачак. Болгар урамында социаль ипотека йортлары төзү планлаштырыла, анда нефтьчеләр һәм социаль өлкә хезмәткәрләре яшиячәк. 4нче микрорайонда «Адымнар» торак комплексы төзелә. Хәзер планлаштырылган биш йортның беренчесен төзиләр. Салына торган йорттагы 16 фатир үз хуҗаларын тапты инде. Шуларның берсе — Илсур Галиев гаиләсе. Алар «Яшь гаилә» ташламалы ипотека программасы ярдәмендә йортлы булды. Аның шарты — төзүчедән торак сатып алу иде.

— Алабугада хәзер ике торак комплексы төзелә. Төзүче белән без таныш, үз вакытында алар салган йортта яшәдек, шуңа күрә "Адымнар"га тукталдык. Янәшәбездә мәктәп һәм балалар бакчасы булуы, шулай ук подъезддан ишегалдына чыкканда баскычлар булмау — безнең өчен бик уңайлы, чөнки балабыз кечкенә һәм коляска белән аларны узу җайсыз булыр иде, − дип уртаклашты алабугалы.

Төзүче компаниянең маркетинг бүлеге башлыгы Евгения Ожиганова сөйләгәнчә, әлеге торак комплексның проекты бүгенгесеннән аерылачак. Беренче чиратта — ишегалды машинасыз булачак, парковка урыннары ишегалдыннан читтә урнашачак. Коляскалы аналарга, аз хәрәкәтләнүче һәм өлкән яшьтәге кешеләргә подъездга тоткарлыксыз керә алачак.

Комплекста барлыгы 208 фатир планлаштырылган.

Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев