Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуга урамнарын 34 меңнән артык чәчәк бизәп торачак

Паркларда, скверларда һәм мәйданнарда петуния, кохия, цинерария, пеларгония, бәрхет чәчәкләре хуш исләрен таратачак.

Бу инде традицион күренеш. Ә менә «Павлин» топиары (куаклы скульптура) янында өр-яңа үсемлек — канна чәчәкләрен утырттылар. Төрле төсле чәчәкләр Ленин һәм Хәтер мәйданын, Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы киселешендә Үзәк базар һәм сәгать янындагы территорияне, «Мираж» сәүдә үзәге янындагы Нечаев урамын, «Күбәләк» чәчәк бакчасын һәм Арысланнар скверындагы чәчәк бакчасын бизәячәк.

Бу мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Альбина Хөснетдинова җиткерде.

Нечаев урамында, Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында, Развилкада дугалы конструкцияләр урнаштырылган.

Меңьеллык, Казан, М. Горький, Мәскәү, Тукай урамнары буенча күперләрдә һәм Нефтьчеләр проспекты буенча күпердә эленеп торган конструкцияләр куелган.

Моннан тыш, бераз соңрак шәһәрдә куаклар утыртылачак. Бу туя, япон спиреялары, барбарислар. Алар Тынычлык проспекты һәм Арысланнар скверын бизәп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев