Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыны үзгәрде

Һәм бу бердәнбер яңалык түгел.

Быел Алабугада корбан чалу йоласында яңалыклар бар.

Корбан гаете — мөселманнар өчен төп бәйрәмнәрнең берсе. Аны Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтәләр. Бу — корбан чалу бәйрәме, анда мөселманнар Ибраһим пәйгамбәрне искә ала. Моннан тыш, бәйрәм көне хаҗның тәмамлануын да күздә тота.

2025 елда мөселманнар Корбан бәйрәмне 5 июньдә, кояш баеганнан соң билгеләп үтә башлаячаклар. Тантаналы чаралар — бәйрәм намазы һәм корбан чалу йоласы 6 июньдә узачак. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан без Алабуга һәм Алабуга районы Имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән аралаштык.

— Елдагыча, без бәйрәмгә бер ай кала әзерләнә башлыйбыз. Ел да без Алабуга мөселманнары өчен шушы изге гыйбадәтне дөрес итеп башкару өчен шартлар булдырырга тырышабыз. Быел да сарыклар һәм сыер чалу мөмкинлеге булачак. Бу корбанлык хайваннар сатуда бар, — дип уртаклашты Хәлим хәзрәт.

Сарык чалдыру бәясе быел — 17 мең, сыер — 20 мең.

Быел корбан чалу йоласы беренче тапкыр яңа урында узачак. Һәм бу бердәнбер яңалык түгел: билгеле булганча, корбанлык иттән тушенка әзерләячәкләр. 15 елга якын корбан чалдыру йоласы Җәмигъ мәчете территориясендә уздырылса, быел аны Алабуга ит-консерва комбинаты территориясендә уздыру планлаштырылган. Йоланы үткәрүдә яңалыклар булуга карамастан, гаризалар бирү процедурасы элеккечә кала.

— Без заявка биргән кешеләргә, итне кайчан килеп алырга икәнлеген хәбәр итәчәкбез. Сыер чалдырган кешеләр итне тушенка формасында алачак. Бу динебезгә каршы килми. Вакыты, әлбәттә, озаграк булачак, чөнки тушенка әзерләү билгеле бер вакытны таләп итә. Соңрак, атна-ун көн чамасыннан соң, консерваларны килеп алырга мөмкин. Алга таба итне мондый хәлдә башка кешегә тапшырырга да, транспортлаштырырга да, сакларга дә бик уңайлы, дип уйлыйбыз. Без һәрвакыт корбан итенең бер өлешен кешенең үзенә калдырырга, икенче өлешен — туганнарына өләшергә, өченче өлешен мохтаҗларга тапшырырга киңәш итәбез, — дип аңлатты Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Бәйрәм көне тәртибенә килгәндә, 6 июнь көнне, кояш чыккач, мәчетләрдә корбан гаете укылачак. Әлегә намаз вакытын сәгать иртәнге 4кә ниятлиләр. Шуннан соң корбан чалу йоласы башланачак. Корбан чалу өч көн дәвам итә. Корбан гаете көнне, гадәттәгечә, сәгать икедә «Чебурашка» паркында Гаилә бәйрәме оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев