Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуганың Covid-госпиталендә 1868 кеше дәвалану узган

Госпитальдә вафат булучылар арасында Covid-19га каршы прививка ясаткан пациентлар юк.

Ел башыннан Алабугада коронавирус йогышына охшаш билгеләр белән 6248 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуларның 4380е амбулатор дәваланган. Шулардан 3956 кешегә ташламалы рецептлар бирелгән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров хәбәр итте. 

Ашыгыч ярдәм Covid-19 симптомнары булган 6452 пациентка ярдәм итте. Госпитальдә быел 1868 кеше дәвалану узган. 

Госпитальдә вафат булучылар арасында Covid-19га каршы прививка ясаткан бер генә пациент та юк. Бу вакцинацияләүнең һәм коронавируска каршы барлык чараларның нигезле булуын тагын бер кат раслый, дип ассызыклады Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев