Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда Aloe Vera эчемлегендә ацетон табылган

Тикшерү барышында 16 шешә тартып алынды.

Татарстанның Роспотребнадзоры, ацетон табылгач, «ВЕЛЬТА-Пенза» ҖЧҖ җитештергән Aloe Vera эчемлеген сатуны туктатты.

«Честный знак» системасы мониторингы әлеге продуктның Яр Чаллының ике ноктасында сатылуын дәвам итүен күрсәтте. Тикшерү барышында 16 шешә тартып алынды:

  • ИП Воробьевой Ю. З. (пр. Набережночелнинский, 9А);
  • ИП Мирного Д. В. (пр. Казанский, 106).

Эшмәкәрләргә карата административ эшләр кузгатылган.

Бу эчемлек сатуда табылган очракта, кешеләрдән кайнар линия телефоны буенча 8 (843) 272-80-43 яисә «Честный знак» кушымтасы аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев