Чаллыда Кама аша күперне вакытыннан алданрак ачтылар
Кичә кич Чулман елгасы күперендә хәрәкәт ачылды.
Юлчылар үз эшләрен билгеләнгән вакытка кадәр төгәлләделәр. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.
Күпердәге юлны ремонтлау 11 сентябрьдә башланды һәм план буенча 1 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде.
Күпердә ремонт эшләре бару сәбәпле, хәрәкәт чикләнгән иде: Чаллыга керү юлы бер полосадан гыйбарәт булды. Икенче яктан кире хәрәкәт оештырылды. Бу Чаллыда чыгу һәм керү юлында бөкеләр барлыкка китерде, халык та социаль челтәрләрдә күп тапкыр зарланды.
Фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев