Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Чечен» позывнойлы алабугалы Жуков медале белән бүләкләнде

«Чечен» позывнойлы алабугалы куелган бурычны үтәргә тиешле саперлар төркеменең җитәкчесе була.

«Чечен» позывнойлы сугышчы 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча МХО зонасына чакырыла.

2024 елның 19 июлендә саперлар төркеме полкның инженер хезмәте начальнигыннан җирлеккә инженер разведка үткәрергә һәм мотоукчылар бүлекчәсен Сокол торак пункты янындагы яңа позицияләргә кадәр озата барырга дигән хәрби бирем ала.

«Чечен» позывнойлы алабугалы куелган бурычны үтәргә тиешле саперлар төркеменең җитәкчесе була. Координаталарны һәм җентекле инструкцияне алганнан соң, шулай ук картада хәрәкәт маршрутын өйрәнгәннән соң, саперлар төркеме куелган бурычны үтәү өчен юлга чыга.

Тиешле урынга килеп җиткәч, «Чечен» ПМН-2 тибындагы яшерелгән пехотага каршы миналар һәм танк миналарын таба. Саперлар төркеме, дошман минометтан атуга карамастан, урманны барлык шартлаткыч җайланмалардан яхшылап чистарта. Бурычны үтәгәннән соң, төркем Коксохимия заводында инженер-сапер ротасының вакытлыча дислокацияләнгән урынына чыга.

Алабугалы биремне осталык белән башкара. Шуның нәтиҗәсендә хәрби бурыч шәхси составны һәм техниканы югалтуларсыз үтәлә.

Фидакарьлеге, батырлыгы, профессиональлеге өчен «Чечен» Дәүләт бүләге — Жуков медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев