Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Cентябрьдән кайбер кешеләрнең пенсиясе артачак

Арту берничә категориягә кагыла.

Россиядә кайбер категория гражданнар өчен 1 сентябрьдән пенсияләр индексацияләнәчәк. Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге РЭУның финанс һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән «Прайм» агентлыгы сайтында хәбәр ителә.

Белгеч сүзләренчә, август аенда хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган һәм инвалидлыклары арткан кешеләргә түләүләр күләме артачак. Бу берничә айдан соң да булырга мөмкин.

Моннан тыш, көзнең беренче аенда 80 яшь тулган пенсионерлар пенсияләрен икеләтелгән күләмдә (ләкин бу сумма 15 134 сумнан артмаска тиеш) алачак. Бу акчаны пенсионерлар октябрьдән дә иртәрәк ала алмаячак. Ә туган көне ай ахырында булса — ноябрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев