Чаллыда урамда туңган ике яшьлек баланы тапканнар
Бала янында карда исерек хатын яткан.
Яр Чаллыда кар өстенә йөзтүбән яткан олы яшьтәге бер хатын-кызны күреп алалар. Аның белән янәшәдә генә туңып, елый-елый шешенеп беткән 2 яшьлек кыз да булган.
Битараф булмаган кешеләр шунда ук бирегә ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.
Полиция хезмәткәрләренә кызчык үз исеменнән башка берни дә әйтә алмаган.
Хатын-кызны полиция бүлегенә, ә янындагы кызчыкны Балалар йортына илткәннәр. Баланың әти-әнисен эзләү дәвам итә.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanda-uramda-tugan-ike-yashlek-bala-tabylgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев