Өченче энҗе бөртеге
"Татарстан энҗесе" конкурсында алабугалы 3нче урынны алды.
Казанда инвалид хатын-кызлар арасында республика конкурсы булды. Анда Алабуга данын өч бала анасы Гүзәл Бакирова катнашты һәм өченче урынны алды.
− Ул тормышка бик актив карашта. Гүзәлнең ДЦП авырулы килеш өч бала табуы үзе үк батырлык, ул әле үзенчәлекле балаларның әниләре һәм инвалид әниләр өчен "Балачак дөньясы" бүлмәсенең җитәкчесе дә, − ди аңа конкурска әзерләнергә булышкан Диләрә Мироваева.
Андый бәйге республикада өченче ел рәттән уздырыла. Гүзәл - Алабугадан беренче катнашучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев