Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкыннар алып килә

Республика өстендәге күк аязучан болытлы булачак.


Бүген, 9 октябрьдә, Россиянең Европа өлешендәге үзәк районнардан күчеп килүче циклон сәбәпле, Татарстанда яңгырлы, салкын һәм болытлы һава урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Республика өстендәге күк аязучан болытлы булачак. Регион аша узучы атмосфера фронтлары йогынтысында яңгырлар ява.

Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.

Кичәге температура рекордыннан һәм чагыштырмача җылы төннән соң көндез Татарстанда һава +8.. +13 градуска кадәр генә җылыначак (көньякта — +16 градуска кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев