Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Чип яки штраф?

Әгәр дә сез этегезне югалтырга яки аның контрольсез йөрүе өчен штраф алырга теләмисез икән – һичшиксез хайванга чип урнаштырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карары нигезендә, 1 июльдән йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу чаралар хуҗаларның җаваплылыгын арттыруга һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Республика территориясендәге барлык этләр ветеринария учреждениеләрендә теркәлергә һәм чипланырга тиеш. Күзәтүчесез калган хайваннар турында халык җирле хакимият органнарына хәбәр итәргә тиеш.

— 2019 елдан мин Алабуга, Әлмәт, Менделеевск, Түбән Кама, Чистай, Тукай районнарында этләр тоту белән шөгыльләнәм, — дип сөйләде «Ангел бережет» табигатьне һәм хайваннарны саклау хәйрия фонды җитәкчесе Эльвира Кутуева. — Без барлык этләрне чиплаштырабыз һәм приютларда калдырабыз, ә аннары аларга яңа хуҗалар табабыз. Сез шәһәрдә сукбай хайваннарның күпкә кимегәнен сизгәнсездер дип уйлыйм. Шушы көннәрдә прокуратура, Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм аулау хезмәтенең уртак күчмә тикшерүе булды, аның барышында без хуҗасыз калган этләрне ачыкладык. Алабугалыларны җаваплы булырга чакырам — этләрегезне стерильләштерегез, чип куегыз һәм теркәгез. Чөнки һәр икенче йортсыз эт кайчандыр хуҗалары тарафыннан ташланган булган. Ә калганнары — аларның токымнары.

Баш ветеринария табибы Нияз Сөнгатуллин аңлатты:

— Авыл хуҗалыгы хайваннары бөтен Россия территориясендә мәҗбүри чиплаштырылырга тиеш, чөнки маркировкаланмаган һәм тикшерелмәгән хайваннарны кертү аркасында соңгы вакытта яңадан төрле инфекцияләр кабына башлады. Узган елдан мондый кагыйдәләр этләр өчен кертелде. Алабуга районы буенча барлыгы 400 эткә чип куелган инде. Мәчеләрне әлегә мәҗбүри теркәү каралмаган, бу бары тик хуҗасы теләге буенча гына эшләнә.

Этне теркәү өчен шәһәр яки район ветеринария хезмәтенә яки Дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хуҗаның паспорты таләп ителәчәк. Хайванга бирелгән уникаль номер конкрет хуҗага беркетелсен һәм федераль мәгълүматлар базасына кертелсен өчен ИНН, СНИЛС та кирәк. Гариза өч көн эчендә карала.

Алабугада эткә чипны кайда куярга була?

Чиплауны дәүләт һәм шәхси ветеринария клиникаларында да узарга мөмкин. Процедурадан соң хуҗалар үзләренең хайваннары турында мәгълүматны дәүләт ветеринария хезмәтенә исәпкә алу өчен тапшырырга тиеш.

Дәүләт ветеринария клиникасы Азин урамы, 155 адресы буенча урнашкан. Эш тәртибе: дүшәмбе-җомга, 9:00 дән 18:00 гә кадәр.

— Чип үзе дөге бөртеге зурлыгында гына, бернинди аллергик реакцияләр булдырмый, хайван аны сизми дә, — дип билгеләп үтте дәүләт ветеринария клиникасының ветеринария табибы Дамир Мансуров. — Ул берничә секунд эчендә махсус аппарат ярдәмендә бер укол белән кертелә, куллану буенча бернинди чикләүләр юк.

Яңа кагыйдәләр нигезендә:

2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган көчекләр туганнан соң өч ай дәвамында теркәлергә тиеш.

2025 елның 1 гыйнварына кадәр туган этләр 2025 елның 31 декабренә кадәр теркәлергә тиеш.

Зур эт сатып алган очракта аны 30 көн дәвамында теркәргә кирәк.

Эт Татарстанда 30 тәүлектән кимрәк вакыт дәвамында вакытлыча гына булган очракта теркәлү таләп ителми.

Йорт хайванын теркәмәгән хуҗага карата кисәтү ясалырга яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Таләпне кабат бозган очракта штраф күләме 5 мең сумга кадәр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев