Чиратлар, тупас мөгаләмә: Алабуга баш табибы медицина хезмәтләренең сыйфаты турында сөйләде
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гамәлдә булган медицина ярдәме сыйфатын бәяләү системасы нигезендә безнең районга мөмкин булган 5 баллдан 3,8 балл бирелде.
− Бер яктан, бу башкарылган эшне тану, — ди Мансур Потеев. Икенче яктан — төгәл сигнал: эшлисе эшләр әле бар.
Баш табиб пациентларның ризасызлыгын тудыручы ике төп проблеманы атады: чиратларда озак көтү һәм персоналның пациентлар белән тиешлечә аралашмавы.
Беренче проблема: кеше факторы
− Әгәр пациентлар белән аралашу турында сөйләсәк, монда эш системалы рәвештә төзелгән, − ди җитәкче.
Нәрсә эшләнә?
1. Пациентлар белән эшләү буенча барлык персонал өчен психолог белән тренинглар.
2. Яңа табиблар өчен остазлык институты.
3. Хезмәткәрләрнең эчке проблемаларын вакытында хәл итәргә ярдәм итү өчен алар арасында даими сораштырулар.
«Арыган, шәхси проблемалар белән мәшгуль табиб пациентка тулысынча игътибарын юнәлтә алмый», — ди Мансур Потеев.
Икенче проблема: чират һәм кадрлар кытлыгы
Канәгатьсез пациентларның 18 проценты рейтингта нәкъ менә озак көтү турында хәбәр итә. Сәбәбе һәркемгә билгеле: табиблар җитмәү. Февральгә комплектлашу 55 процент тәшкил иткән, хәзер — 61 процент (151 табиб).
− Быел безгә 19 яңа табиб килде, шуларның 14е — яшь белгечләр, — дип билгеләп үтә баш табиб. — Шуның нәтиҗәсендә поликлиникада яңа белгечләр барлыкка килде: эндокринолог, невролог, психиатр.
Чиратларга каршы көрәшнең тагын бер коралы — электрон язылу. Ул поликлиниканың барлык белгечләре өчен диярлек кертелгән, ЛОР һәм окулисттан тыш; гинеколог белән кыенлыклар бар. Система пациентларга табиблар графигында булган буш көннәрне үзләренә күрергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә урын юк икән, хастаханә стационарның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Шикаятьләр ничек хәл ителә?
Мансур Потеев сүзләренчә, рейтинглар, «Инцидент-менеджмент» программасы, социаль челтәр яки шәхси мөрәҗәгать аша килеп ирешкән барлык шикаятьләргә һәм бәяләмәләргә хастаханә оператив рәвештә җавап бирә.
Мәсәлән, алабугалы Дарья Кокалевская социаль челтәр аша 23 декабрьдә операциядән соң хирургиядә яткан улына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән: «невролог, чакыруларга карамастан, аның янына бармады», − дип язган хатын-кыз.
− Без тәүлек дәвамында җавап бирдек, төгәл ярдәм күрсәтү өчен мәгълүмат сорадык һәм мәҗбүри медицина иминияте буенча барлык хокукларның үтәлешен гарантияләдек, − ди Мансур Потеев.
P. S. Редакция теманы күзәтүен дәвам итә. Әгәр сезнең медицина хезмәте күрсәтүгә сорауларыгыз яки хастаханә эшен яхшырту буенча тәкъдимнәрегез бар икән, безгә языгыз. Рәсми җавап алу өчен без сезнең мөрәҗәгатьләрегезне үзәк хастаханәгә тапшырачакбыз һәм нәтиҗәләр турында алдагы басмаларда һичшиксез сөйләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев