Counter-Strike 2 буенча беренче киберспорт турниры трансляциясе башланды
Турыдан-туры трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының VK дагы төркемендә карарга мөмкин.
Counter-Strike 2 буенча «Медиакубок» Татарстан журналистлары һәм матбугат сәркатибләре арасында узачак. Ярышларда 8 команда катнашачак, барлыгы 40 катнашучы — республиканың медиа тармагы вәкилләре.
Турнирны ачуда ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев катнаша.
Турыдан-туры трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының VK дагы төркемендә карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, киберспорт буенча турнир Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта Киберпанк Арена мәйданчыгында узачак.
Командалар исемлеге:
FOR MOTHER RUSSIA (Татмедиа)
SHURALE (Татмедиа)
NEO TEAM (Татмедиа Neo)
ТОЛМАЧИ (Большая Красная подкастлар лейблы)
Злобный Рубин (Злобный Рубин)
Team mediocrities (Татар-информ мәгълүмат агентлыгы)
Iron Will (ТНВ телеканалы)
MinspoRT (ТР Спорт министерлыгы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев