Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дачада нинди чәчәк үстергән өчен штраф яки ике елга иректән мәхрүм итү янаганы билгеле

Бу чәчәкне бакчаларда еш күрергә була.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов (КПРФ) хәбәр иткәнчә, өч төсле ипомея үстергән өчен кайбер очракларда Җинаять Кодексы нигезендә гражданны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Барлык дача тотучы әбиләр койма буенда үстерергә яраткан популяр, өч төстәге ипомея бакча чәчәген хәзер җир кишәрлегендә үстерергә ярамый. Әгәр дә участокта ипомея саны 100 үсентедән артып китсә, бу инде җинаять буларак квалификацияләнә. Өч төсле ипомеяның 3 грамм гына орлыгын саклау яки алу да инде җинаять дип санала. Бу очракта санкцияләр 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне үз эченә ала. Моны истә тоту мөһим, чөнки җир хуҗасы яки җирдән файдаланучының наркотиклы кыргый үсемлекләрне юк итү чаралары күрмәве өчен дә җаваплылык каралган», — дип хәбәр итә Гаврилов.

Бу үсемлек бик тиз үрчи һәм аны куакларда, юл читендә очратырга мөмкин. Бик тә эт эчәгесенә охшаган, бөтен җирдә чүп үләне кебек үсә, дип билгеләп үтә ул.

«Аның орлыкларындагы матдәләр галлюциноген, наркотик булып чыкты», — дип сөйли депутат.

Ул шулай ук рододендрон һәм дельфиниумнарны агулы чәчәкләр дип атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев