Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Данлыклы Иван Шишкин

Иван Васильевич Шишкин – исән чагында ук Алабуганың легендасына әверелгән кеше. Кем ул? Нәрсә белән шөгыльләнгән? Барлык сорауларга җавапны әлеге материалда табарсыз.

Моннан 152 ел элек, 1872 елның 13 нояберендә, Алабугада 81 яшендә Иван Васильевич Шишкин вафат була.

Алабугада Иван Васильевич Шишкинны бөтен кеше белгән вакытлар булган. Башкача булуы мөмкин дә түгел: ул шәһәрнең беренче суүткәргечен, Троица чиркәвен төзүдә катнаша, соңрак бөтен дөньяга билгеле булган Ананьино каберлеген казуга керешә, тегермәннәр проектлый.

Әмма Шишкин хәйриячелегенең иң танылган объекты — Алабуга шәһәрлегенең (Чертово городище) торгызылган манарасыдыр.

Иван Васильевич Шишкинны замандашлары намуслы, туры сүзле кеше буларак тасвирлыйлар. Алабугада Шишкинны күпкырлы талантлары өчен «Алабуга Кулибины» дип йөртәләр.

Чишмә башы

Иван Васильевич Шишкин 1792 елның 11 июнендә Алабуга сәүдәгәре Шишкин-Серебряков гаиләсендә дөньяга килә.

Иван Васильевич үзенең «Жизнь елабужского купца Ивана Васильевича Шишкина, писанная им самим в 1867 году» дигән китабында үзе турында бик кызыклы мәгълүматлар язып китә. Әлеге текст 2007 елда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тарафыннан бастырылганчы, озак еллар билгесез була. Үзенең китабында Иван Васильевич Шишкин болай дип яза: «Акылым белән мактана алам, мин һәр нәрсәне тиз аңлый идем һәм аның ничек эшләнгәнен шунда ук отып ала идем» һәм «...ләкин миңа үз урынымда булырга туры килмәде. Ә үземнең кечкенә шәһәрчегемдә финанслардан башка, җирле иҗтимагый хезмәт һәм эшчәнлектән башка, мин тиздән бөтен чикләргә җиттем һәм беренче планда идем».

И. В. Шишкин үзенең фамилиясенең килеп чыгышын искә алып, аның «Трехсвятский авылында яшәүче аксакаллар исәбеннән» булуын билгеләп үтә. Иван Васильевич Шишкин Алабуга тарихы буенча беренче китап авторы буларак та истә калды. Бу китапны Мәскәү цензоры 1870 елның 19 нояберендә бастырырга рөхсәт итә. 1871 елда Мәскәүдә Синодаль типографиясендә ул аз күләмдә басылып чыга. Шунысы кызык, үзенең китап тышлыгында Иван Васильевич «Ив. Шишкин» дип яза. Кызыксынучан укучы гына бу язуның нәрсә аңлатканын аңлый ала. Китапны Шишкин бастырып чыгарса да, текстның шактый өлешен Алабуга елъязмачысы Петр Никитич Кулыгинский яза. Бәлки Шишкин булмаса, Кулыгинский мирасы югалып та калган булыр иде...

Иван Васильевичның балачагы Алабугада уза, ләкин сигез яшендә әти-әнисе Ваняны Алабуга янындагы Мальцево авылына алып китә. Алабугадан китүенең сәбәбе — Ваняның әтисе Василий Афанасьевич авылда 12 елга арендага тегермән ала. Мальцевода аларга ун ел яшәргә туры килә.

Белем чыганагы

Иван Васильевич белемне өйдә ала: грамотага әнисеннән өйрәнә, язуны әтисенең китапларыннан үзе үзләштерә. Аның инглиз теленнән тәрҗемә ителгән Франсуа Гийом Дюкре-Дюминильнең «Лолотта и Фанфан, или приключения двух младенцев, оставленных на необитаемом острове» китабын укыганы билгеле. Шишкинга барыннан да бигрәк бабасы бүләк иткән «Наука счастливым быть» китабы ошый.

Унөч яшендә Иванны әти-әнисе җеп һәм киндер буяу белән шөгыльләнүче Степан Афанасьевичка ярдәмче итеп җибәрәләр. Иван товарны ала һәм сата, шулай ук сәүдә исәп-хисапларын башкара. Сәүдә фәнен үзләштергәннән соң, Алабугага кайткач, ул икмәк белән сату итә башлый, аны Идел буйлап өскә җибәрә. Тиздән Иван Васильевич, бу төр сәүдәнең бөтен нечкәлекләрен үзләштереп, шәһәр идарәсенә хезмәткә керә: 1818 елда ул шәһәр старостасы итеп сайлана. 1819 елда Иван Шишкин Казан мещаны кызы Дарья Киркинага өйләнә һәм гаилә тормышы башлану белән тулысынча иҗтимагый эшчәнлеккә күчә.

Иҗтимагый-файдалы эшләр

1823-1826 елларда Шишкин магистрат бургомистры була (1824 елда алабугалылар Иван Васильевичны Россия буйлап сәяхәт итүче император Александр І гә тоз-икмәк бүләк итү өчен Ижау заводына җибәрәләр).
1832-1835 һәм 1844-1846 елларда Шишкин шәһәр башлыгы була. 1833 елда Иван Васильевич Алабугада үзе оештырган беренче суүткәргечкә шактый акча сала: бу могҗиза аңа 1600 сумга төшә. Берничә ел узгач, ул 1847 елда "Казан шәһәрен су белән тәэмин итү проекты«н эшли башлый.

Кызганычка, Казан түрәләре тарафыннан бюрократик тоткарлыклар аркасында ул үз проектын тормышка ашыруга ирешә алмады.

1858 елда Иван Шишкин Мәскәү профессоры Капитон Иванович Невоструев (1815-1872) тәкъдиме белән Алабугадан берничә чакрым ераклыктагы Ананьино авылы янындагы серле курганны казуга мөрәҗәгать итә. Бу курган тиздән бөтен дөньяга Ананьино каберлеге буларак билгеле була.

Шишкин башкарган археологик эш нәтиҗәләре буенча 1872 елның 18 гыйнварында Мәскәү археология җәмгыяте И. В. Шишкинны үзенең әгъза-корреспонденты итеп сайлый һәм алданрак (1871 елның 15 мартында) Алабуга археологы башкарган эшне язма рәхмәт хаты белән билгеләп үтә.
1867 елда Иван Васильевич Алабуга шәһәрлегенең ярым җимерек манарасын торгызуга керешә. Шишкин инициативасы белән манара иске фундаментта торгызыла һәм тимер белән каплана.

Бөтен көчен һәм акчасының шактый өлешен ул үзенең ниятләрен тормышка ашыруга сарыф итә. Стахеев белән берлектә «өч корпус кибет, манеж, яр буенда яхшы рәшәткә сала».

Шишкинның капиталы сизелерлек кими. Озакламый ул икенче гильдия сәүдәгәрләреннән өченче гильдиягә язылырга, ә аннары бөтенләй сәүдәгәрләр катламыннан чыгарылырга һәм Алабуга мещанины булырга мәҗбүр була. Хәер, Иван Васильевич Шишкинга матди ихтыяҗларда аның кияве Дмитрий Иванович Стахеев (1818-1888) ярдәм иткәнен билгеләп үтәргә кирәк.

Хәтер

Иван Васильевич Шишкин 1792 елның нояберендә Алабуга читендәге Троицк зиратында күмелгән. Этнограф, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Константинович Магницкий (1839-1910) «Календарь Вятской губернии на 1892 год» китабында «Иван Васильевич Шишкин» дигән мәкалә бастыра.

Бу тасвирламаны игътибар белән укыгыз, чөнки һәйкәлнең бик аз өлеше генә сакланып калган: кызганычка, 1930 елларда Троица чиркәве җимерелгәннән соң, зират та, кабер ташлары өлешчә җимерелгән. Тора-бара Иван Васильевич Шишкинның кабере бөтенләй югалган...

Менә Магницкий мәкаләсеннән һәйкәлнең тасвирламасы: «Могильный памятник состоял из трех плит, наложенных ступенями, и обтесанного камня в форме конуса, на котором водружен железный крест. На камне имеется следующая надпись «Елабужский гражданин Иван Васильевич Шишкин». По сторонам верхней плиты имеются следующие надписи: на южной стороне » «Родился в 1792 г., скончался 1872 г., ноября 1 дня»; на восточной: «Он своими посильными трудами замечательными по самоучёности и просвещением был известен в окружающей его среде с лучшей стороны». На северной: «Борьба с нуждой сопутствовала в продолжении всей его жизни, но твёрдость духа всегда была ему присуща». На западной: «Мир праху твоему, труженик непоколебимый.

Господи упокой его душу в селениях праведных».

Берничә ел һәйкәлнең бердәнбер сакланып калган фрагменты — «Алабуга гражданины Иван Васильевич Шишкин» дип язылган таш — Иван Иванович Шишкинның йорт-музее ишегалдында сакланды. 2010 елның көзендә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тырышлыгы белән әлеге таш Троицк зираты территориясенә күчерелә һәм шартлы урынга куела. Шулай итеп, Троицк некрополе территориясендә И. В. Шишкинның кенотафы барлыкка килә. 2023 елның 29 декаберендә Алабуганың Ленин мәйданында Алабуганың данлыклы улы Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелды. Биеклеге 2,5 метр булган бронза һәйкәлнең авторы — күптән түгел Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган Казан сынчысы Фәнил Вәлиуллин.

Андрей ИВАНОВ, АДМЯ Көмеш гасыр китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев