Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасы больничныйны өйдән эшләүгә алмаштырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов фикеренчә, өйдән эшләү мөмкинлеге эш бирүчегә дә, хезмәткәргә дә файдалы була.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары Сәламәтлек саклау министрлыгына хезмәткәргә больничный теркәгәндә аннан моңа ризалык алырга тәкъдим итте. Бу чара эшчегә больничныйга китәргә яки өйдән эшләүне сайларга ярдәм итәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов фикеренчә, өйдән эшләү мөмкинлеге эш бирүчегә дә, хезмәткәргә дә файдалы була.

«Әйтик, кеше аягын сындырган, әмма өйдән компьютер каршында эшли ала. Өстәвенә, эшләргә әзер булса. Димәк, бөтен кешегә дә уңайлы һәм файдалы булып чыга, әмма больничный электрон рәвештә теркәлгәч рәсми килешү мөмкин түгел», — дип яза депутат сүзләрен «Известия» басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев