Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Алабугада хәрби диңгезчеләргә куелган Истәлек билгесен карады
Һәйкәл шәһәрнең яңа яр буенда куелды.

Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова бүген Алабугада барлык буын хәрби диңгезчеләр истәлегенә куелган мемориал янында булды. Визит барышында ул, корабль чаңын шалтыратып, символик рәвештә һәйкәлне ачты.
Искә төшерәбез, истәлекле билге Хәрби-Диңгез флоты көнендә тантаналы рәвештә ачылды һәм шәһәрнең яңа яр буена куелды. Аны шушы матур урында урнаштыру инициаторы — Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.
Мемориал хәрби диңгезчеләрнең барлык буыннарына багышлана һәм аларның хезмәте һәм батырлыклары турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән. Узган атнада аны ачу тантанасында флот ветераннары, хакимият вәкилләре һәм алабугалылар катнашкан иде.
Истәлек билгесе — массив таш, анда адмирал П. С. Нахимовның: «У моряка нет трудного или легкого пути: есть только один путь — славный», дигән сүзләре язылган мемориаль такта урнаштырылган. Аның янында — якорь, ә һәйкәл өстендә очып баручы акчарлак сурәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев