Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасы май аенда озын яллар турындагы закон проектын хупламады

Закон проектында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына арттырырга тәкъдим ителгщн иде.

Дәүләт Думасында май аенда озын яллар кертү турындагы закон проектын хупламадылар. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышта әлеге инициативаны кире кагарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Искәртеп узабыз, закон проектында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына арттырырга тәкъдим ителә. Ул чагында проект инициаторлары белдергәнчә, төбәкләр май аенда өстәмә яллар билгеләү хокукына ия, әмма алар мондый мөмкинлектән файдаланмый.

Элегрәк Хөкүмәтнең Закон проекты эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан да әлеге инициатива хуплау тапмаган иде. Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, гамәлдәге ял көннәре графигы гражданнар, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар берлеге мәнфәгатьләре нигезендә төзелгән.

Өстәвенә, Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, мәктәп каникуллары белән туры килгән Яңа ел яллары россиялеләргә гаиләдә күбрәк вакыт үткәрү мөмкинлеген бирә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Дәүләт Думасында Яңа ел ялларын киметергә һәм май бәйрәмнәрендә ял көннәрен арттырырга тәкъдим итүләре хакында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев