Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасына балага 18 яшь тулганчыга кадәр гаиләләргә түләү турында проект кертелде

Закон проекты Думаның электрон базасында бар.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина Дәүләт Думасына мохтаҗ гаиләләргә балаларына 18 яшь тулганчыга кадәр пособие түләргә тәкъдим ителгән закон проектын кертте. Закон проекты Думаның электрон базасында бар. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Законга үзгәрешләр кертү, пособие билгеләнгән баланың яшен 18 яшькә кадәр арттыру кирәк. 17 яшьлек балалар да тиешле пособие ала алсын, ә федераль законнарда ачыкланган гамәлдәге каршылык бетерелсен өчен», — дип хәбәр ителә закон проектына аңлатма материалларында.

Аларда «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» гы закон нигезендә хәзер түләүләр балага 17 яшь тулганчыга кадәр билгеләнә, дип төгәллек кертелә.

«Әлеге нигезләмә 1998 елның 24 июлендәге 124-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» Федераль законга каршы килә кебек, аңа ярашлы рәвештә, бала ул —18 яшькә кадәрге (балигъ булганчы) зат», — дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.

Аңлатма материалларына караганда, әлеге инициатива социаль гаделлекне арттырачак. Шулай ук, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне — йөклелекнең беренче айларыннан алып баланың балигълык яшенә кадәр бердәм системасын булдыруны тәмамлаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев