Дәүләт хезмәтләре порталына биометрия аша кереп була
Биометрия аша керү 1 февральдән гамәлдә.
1 февральдән «Дәүләт хезмәтләре» порталына биометрия аша керергә мөмкин булачак. Биометрия аша керү мәҗбүри түгел, кулланучының теләге буенча гына билгеләнә. Бу хакта РИА Новости яза.
Биометрика өстәмә аутентификация варианты гына булачак.
Биометрия аша дәүләт хезмәтләре порталына бердәм биометрик системада теркәлгән һәм әлеге сервисны куллануга ризалык биргән кулланучылар керә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев