Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Дәүләт хезмәтләре» порталында беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

Хәзер гаризаларны яшәү адресына беркетелмәгән мәктәпне сайларга теләүчеләр бирә ала.

6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәте» порталында яңадан беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына cылтама белән хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». 

Хәзер гаризаларны яшәү адресына беркетелмәгән мәктәпне сайларга теләүчеләр бирә ала.

Гариза бирү өчен ата-ана паспорты, бала туу турында таныклык һәм сайланган мәктәп исеме кирәк. Мәктәптә буш урыннар булганда язылырга мөмкин. «Дәүләт хезмәте» аша язылу буенча сервис 82 төбәктә эшли.

Онлайн-кабул итү срогын сайланган мәктәптә ачыкларга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев