Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Декабрь азагында россиялеләрне бары тик ике эш көне көтә

2025 елда озын яңа ел яллары 31 декабрьдә башланачак һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Узып баручы 2025 елның соңгы атнасы биш көнлек эш графигы булган россиялеләр өчен иң кыскасы булачак — анда нибары ике эш көне. Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб искә төшергәнчә, бары тик 29 һәм 30 декабрьдә генә эшләргә туры киләчәк.

РИА Новости ачыклык керткәнчә, Яңа ел каникуллары чәршәмбе, 2025 елның 31 декабрендә башланачак һәм якшәмбегә кадәр, 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Офисларга һәм предприятиеләргә хезмәткәрләр дүшәмбе, 12 гыйнварда гына эшкә чыгачак.

Шулай итеп, туктаусыз ял итүнең гомуми озынлыгы 12 көн тәшкил итәчәк. Бу соңгы елларда иң озын Яңа ел чорларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев