Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Депутат Слуцкий 10 ел бергә яшәгән гаиләләргә җир бирергә тәкъдим итте

Җир кишәрлеге һичшиксез барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителергә, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларына тигез өлешләрдә булырга тиеш, диде Слуцкий.

Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар төркеме бушлай җир алырга хокуклы гражданнар исемлеген киңәйтергә һәм анда кимендә 10 ел бергә яшәгән һәм кимендә бер баласы булган парларны да кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Газета.ru» хәбәр итә.

Слуцкий сүзләренчә, Россиядә 20 миллион гектарда ташландык сөрү җире һәм кешесез калган 25 мең торак пункт бар. Бу территорияләрне эшчән кешеләргә биреп, мегаполисларны гына түгел, ә бөтен илне үстерергә була. Моннан тыш, мондый чара гаиләләрне ныгытырга һәм балалар тууны арттырырга этәргеч бирәчәк.

Җир кишәрлеге һичшиксез барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителергә, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларына тигез өлешләрдә булырга тиеш, диде Слуцкий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев