«Детский ЧитайМир»: шәһәргә бүләккә әкияти китапханә
Виртуаль чынбарлык күзлекләре, мультстудия, уку һәм иҗат өчен планшетлар, лего уенчыклары белән чемоданнар, курчак йорты, тимер юл һәм 11 мең яңа китап. Бу «Детский мир» кибете түгел, ә бушлай һәм һәр алабугалы өчен ачык булган «Детский ЧитайМир» китапханәсе.
А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең икенче катында 15 миллион сумлык яңа буын китапханәсе ачылды. Моның турында тулырак Алабуга районының үзәк китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова сөйләде.
— Шәһәрдә яшәүчеләрне — балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны — яңа буын китапханәсе ачылу белән котлыйм. Әлеге уникаль проект Россиядә 2019 елда башлангыч алды. Алабугада ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Рөстәм Нуриев, РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды. Мин Алабугада шундый китапханә ачылсын дип күптән хыялланган идем, — дип уртаклашты Юлия Владимировна.
Модель китапханә яңа стандартларга туры килә. Ул уку зоналарын гына түгел, ял итү зоналарын да үз эченә ала.
— Яшь укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә? Хәзер бөтен җирдә гаджетлар, ясалма интеллект. Шуңа күрә без кызыклы ял итүгә, заманча чараларны оештыруга басым ясадык. Өстәл уеннары, уенчык машиналар, роботлар, виртуаль чынбарлык күзлекләре сатып алдык. Болар барысы да балаларны компьютерлардан һәм телефоннардан читкә юнәлтеп, аларны залга алып килү өчен эшләнә. Ә залда аларга китапханәче кызыклы китаплар тәкъдим итәчәк, — дип аңлатты җитәкче.
Сүз уңаеннан, монда китаплар да гадәти түгел: алар арасында 3D һәм 4D рәсемле басмалар да бар. Планшет ярдәмендә рәсемдәге геройлар «җанлана»: коңгыз оча, куян чаба башлый.
— Без балалар үзләрен иҗатта сынап карасын өчен мультипликацион студия сатып алдык. Ә сценарий язу һәм аның буенча мультфильм төшерү өчен китап укырга кирәк.
Модель китапханәдә иң мөһим юнәлешләренең берсе булып клублар эшчәнлеге торачак. Ноябрьдән Гаилә елы кысаларында биредә «Яшь әти-әниләр мәктәбе» эшли башлаячак. Дәресләрне китапханәчеләр, педагоглар һәм психологлар алып барачак.
— Балалар психологиясе буенча Россия һәм чит ил авторларының сыйфатлы әдәбияте сатып алынды. Бу китаплар ачык кулланылышта, аларны өйгә алырга мөмкин. Клубка булачак яшь әниләр һәм әтиләр, әбиләр һәм бабайлар, апалар һәм абыйлар килергә мөмкин. Баланың гаиләсе зур бит.
Балалар психологиясендә аспектлар күп. Шуларның берсе — кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләү. Еш кына хатын-кыз бала көткәндә сәнгать белән кызыксынырга, музыка тыңларга тиеш дип әйтәләр. Булачак әни сабый ишетсен өчен күңелле әсәрләрне кычкырып укырга тиеш, — ди җитәкче.
Барлыгы биш клуб ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте Юлия Нәҗипова. Моннан тыш, китапханәдә мастер-класслар, иҗади лабораторияләр оештырылачак. Фәнни тәҗрибәләр өчен цифрлы микроскоплар һәм пробиркалар сатып алынган. Мәсәлән, бала көзге яфракларны микроскоп аша карый яки китапханәче белән бергә бөртектән үсемлек үстерә алачак.
Интерактив карталар һәм глобуслар балаларга дөньяны танып белүдә ярдәм итәчәкләр. Шул ук вакытта китаплар бирү өчен өстәл янында төрле вакытны күрсәтә торган дүрт сәгать урнаштырылган.
— Кызыксынучан бала һичшиксез бу хакта сорау бирәчәк. Ә китапханәче ни өчен Франциядә, Нәни принц илендә, вакыт бер, ә Һиндстанда, Мауглиның туган җирендә — икенче киәнен аңлатыр.
Юлия Нәҗипова сүзләренчә, Алабугадагы модель китапханә яңа китаплар саны буенча иң зурларның берсе — монда 11336 данә китап. Ягъни бу ике балалар китапханәсенә тиң. Юлия Владимировнаның ун ел эшләү дәверендә беренче тапкыр балалар әдәбияты фонды яңартылган (38 процент).
— Без мәктәп программасы буенча җәйге уку өчен, бигрәк тә 1-4 сыйныф укучылары өчен, нинди китаплар җитмәвен махсус өйрәндек. Элек моның белән проблемалар килеп чыга иде — укучы килә, ә булган китаплар кулда. Хәзер чират булырга тиеш түгел. 13 Россия нәшрияты белән эшләдек. Материалның сыйфатын, кәгазьнең тыгызлыгын һәм буяуларның составын өйрәндек. Нәшрият һәр китапка аерым хокуклар буенча гарантия хаты бирде, — дип аңлатты Юлия Владимировна.
Китапханәгә компьютер тычканыннан алып сенсор өстәлләргә һәм интерактив идәнгә кадәр яңа җиһазлар сатып алынган. Зур экран белән балалар өчен уңайлы кинозал ачылган.
Китаплар һәм компьютерлардан тыш, мебель дә яңартылган. Уңайлы, төрле төсле, оригиналь өстәлләр, стеллажлар, урындыклар, кокон-креслолар, пуфлар — мондый китапханәдә озакка каласы килә.
«Детский ЧитайМир» үз эченә алты залны ала. Әйтик, китаплар бирү залы үз исемен "Новое ПРОочтение«га алыштырды. Биредә мастер-класслар өчен өстәлләр урнаштырылган, ә теләүчеләр китап, кызыклы комикс белән стеллажлар арасындагы зоналарда ялгызы кала ала.
Уку залы тулысынча «ДеТвоРа» залы итеп үзгәртелде. Бу ял итү һәм уеннар өчен бик яхшы урын. Анда балалар өчен дистәләгән өстәл уеннары бар. Аларны яшь укучылар әти-әниләре, әби-бабалары белән бергә уйный алалар. Малайлар өчен — конструкторлар һәм тимер юл, кызлар өчен — өч катлы курчак йорты. Ә тагын — лего чемоданнары, алардан лего-шәһәр, лего-ферма, лего-космос җыярга мөмкин.
Биредә шулай ук курчак театрын кую планлаштырыла. Җиде әкият өчен театр пәрдәсе һәм бармак курчаклары сатып алынган инде.
Әлбәттә, монда кызыклы китаплар һәм балалар журналлары күп. Хәрәкәтчән уеннар өчен интерактив идән дә бар. Мәсәлән, идәндә йөзеп баручы балыклар барлыкка килә, аларны тотарга кирәк.
— Бу китапханәнең иң шау-шулы залы булачак. Мин гомумән китапханәдәге тынлыкка каршы, — дип билгеләп үтте Юлия Нәҗипова.
«Информ-островок» залы мультстудия, интерактив өстәл белән җиһазландырылган. Шунда ук планшетлар, интерактив глобус, 3D һәм 4D китаплар да бар.
Элеккеге китап саклагыч хәзер "Интеллект зал"га әверелде. Китапларны да моннан үзең сайларга һәм өйгә алып кайтырга була.
Станислав Романовский исемендәге әдәби кунак бүлмәсе турында аерым әйтергә кирәк. Анда зур экран, Алабуга сәнгать мәктәпләре эшләре белән картиналар галереясе, танылган якташыбызның китаплары белән яктыртылган витриналар бар.
Алтынчы зал XX гасырга багышланган. Биредә 1926 елда Тойма урамында ачылган беренче Алабуга китапханәсеннән шкаф урнаштырылган. Монда шулай ук борынгы формулярлар, басма машинасы, өстәл лампасы, кечкенә лампалы телевизор, пионер атрибутикасы, пленкалы кинокамера, ягъни үткән чор әйберләрен күрергә мөмкин.
Юлия Нәҗипова билгеләп үткәнчә, модель китапханә бинаның икенче катындагы 365 квадрат метр белән генә чикләнмәячәк. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче катта чаралар үткәреләчәк. Ә җәй көне китапханәчеләр мастер-класслар белән урамга чыгачак.
— Без балаларны һәм өлкәннәрне үзебезнең искиткеч залларыбызга, кызыклы ял итү урынына килергә, яңа матур китапларны тотып карага, укырга чакырабыз, — дип әңгәмәбезне тәмамлады Юлия Владимировна.
Сентябрьдән май ахырына кадәр Казан урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан китапханәнең ишекләре, шимбәдән тыш, көн саен ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев