«Диалоглар» архитектура конференциясе Казанда 4-6 декабрьдә узачак
Конференция 2022 елдан бирле үткәрелә һәм үз эшчәнлеге чорында анда 5 меңнән артык кеше катнашкан һәм 7 меңнән артык кеше — онлайн форматта.
«Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе Казанда 4-6 декабрьдә элеккеге «Адонис» тегү фабрикасы базасында узачак. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Төхфәтуллина искә төшергәнчә, конференция 2022 елдан бирле үткәрелә һәм үз эшчәнлеге чорында анда 5 меңнән артык кеше катнашкан һәм 7 меңнән артык кеше — онлайн форматта. Ел фокусында — шәһәр мохитен үзгәртә торган һәм яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыра торган стартаплар.
«Монда Казанның архитектура киләчәге хәл ителә. Без зур кызыксыну күрәбез», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев