Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дибәҗә Каюмованың тууына – 90 ел

Быелгы Гаилә елы ахырына якынлаша. Һәркем үзе кылган гамәлләргә йомгак ясый торган айга кердек. Безнең «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә иҗатчылары да 2024 елда, яңа көч туплап, эшне җанландырып җибәрде.

Җитәкчебез Тәҗрия Җәләева әдәбият өлкәсенә яшьләрне дә тартуга иреште. Алар төрле бәйгеләрдә, әдәби форумнарда катнашалар. Мәсәлән, үткән атнада, Яр Чаллыда «Яшь иҗатчылар» семинары узды. Унике районнан йөздән артык кеше, язучылар, зур галимнәр катнашында үткән әлеге чарага Тәҗрия Вәсим кызы безнең өметле каләмдәшләребезне алып барды.

Ноябрьдә Алабуга мәгариф идарәсе һәм «Чулман» берләшмәсе башлап җибәргән «Чулман укулары» кысаларында зур конкурс булган иде, шуңа нәтиҗә рәвешендә, шәһәребездәге 10нчы лицей бинасында, үткән айның 26сында, шигырь уку конкурсы булды. Анда сигездән алып унсигез яшькә кадәр һәм аннан да өлкәннәр, үз категорияләрендә чыгыш ясап, җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен сәнгатьле сөйләүдә ярышты. Республикакүләм бу бәйгедә укытучылар, Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студентлары да катнашты. Конкурста һәр бала бүләк алды. Җиңүчеләрне, призлы урыннарга лаек булганнарны декабрьнең беренче көнендә зур чарага чакырдылар.

Алабуганың «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үткәрелгән кичә язучы, мөгаллимә Дибәҗә Каюмованың тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Шунысын әйтү кирәк, Дибәҗә апаның кызы Алсу Латыйпованың рухи һәм матди ярдәме белән оештырылган искә алу кичәсен гамәлгә куючылар: «Чулман» берләшмәсе һәм Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте коллективы. Сценарийны көллиятнең сәхнә сөйләме мөгаллимәсе Тәҗрия Җәләева төзеде.

Дибәҗә апаны искә алу кичәсенә Алсу әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да туганнарын, якыннарын чакырган иде. Яр Чаллыдан мәртәбәле кунаклар, Татарстан Язучылар берләшмәсенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, Дибәҗә Каюмованың якташлары, танылган язучылар; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева һәм Әлфия Ситдыйковаларның килүе дә безне бик сөендерде.

— Бу залда бүген минем әти белән әни утыра, — диде Айгөл Әхмәтгалиева, — Дибәҗә апа — минем әнинең укытучысы. Аның исеме безнең гаиләгә әни өчен бик кадерле, якын укытучы буларак килеп кергән иде. Мин «Мәйдан» журналында эшләгәндә, Дибәҗә апа безнең редакциягә олпат шәхес, чәчләренә чал кунган укытучы, байтак әсәрләр язган язучы буларак килеп керде. Укытучы Дибәҗә апаның күңелендә никадәр моң, никадәр матурлык яшәгән!

Юкка гына кичәне «Былбыллы бакча» дип атамадылар. Дибәҗә апа көйләр дә иҗат иткән. Кышның беренче көнендә, сәхнәдә, аның җырларын Людмила Гатауллина, Резеда Кашапова искиткеч матур башкарды. Казан җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышын да әсәрләнеп тыңладык. Дибәҗә апаның җырларын ишеткәч, күңелгә моңсулык иңде...

— Кеше яши, китә, эзе кала, — диде Әлфия Ситдыйкова сәхнәдән чыгышында. — Дибәҗә апа онытылмый. Узган ел аның туган ягында искә алу кичәсе булган иде. Әгәр туган ягында, яшәгән җирендә онытмыйлар икән, бу инде аның бәхете.

Дибәҗә Каюмова турында Факил Сафин шулай ук җылы истәлекләрен уртаклашты.

— Үзләре исән чагында дәрәҗәле булып та, вафатларыннан соң иҗатлары, исемнәре дә онытылып киткән каләм ияләре бар. Әлбәттә, аларның язганнары бер дә начар түгел, ләкин, әгәр кузгатып торучы булмаса, ул онытыла башлый. Дибәҗә апа берничә повесть, хикәяләр, шигырьләр, җырлар авторы. Алабуга белән без, Яр Чаллы Язучылар оешмасы, «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы бик актив аралашып яши торган идек. Язучыга мохит кирәк, Дибәҗә апа аны эзли иде. Алабуганың милләт җанлы, гамьле кешеләре бар иде.

Дибәҗә Каюмова 30 ел гомерен Алабуганың мәдәни-агарту училищесында эшләүгә биргән. Мөгаллимнең студентлары, хезмәттәшләре дә кичәдә яңгыраган рәхмәт сүзләренә кушылды. Алсу һәм Раил гаиләсенә зур ихтирам хисләре белән Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятен озак еллар тырышып җитәкләгән Әлфирә Әкбарова һәм әле яңа гына җитәкчелекне үз өстенә алган Людмила Рыбакова да чыгыш ясады.

Дибәҗә апаның якташлары да күпкырлы сәләткә ия кешеләр. Актаныш районы Татар Ямалы авылы китапханәчесе Гүзәлия ханым тәкьдиме буенча кичә сценариесендә төп рольгә алынган Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең татар бүлеге мөгаллимәсе Альбина Хөсәенова (Мусина) сәхнәгә чыгуга, тамашачылар «ах» итте; Дибәҗә апага шундый охшаган! Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студентларының чыгышы да таң калырлык булды. Кичәне алып барган Диләрә Мироваева тамашачыларга якташыбыз Егор Уткин сүзләренә язылган «Икеләтә сезгә бәхет телим» (Владимир Мироваев музыкасы) җырын бүләк итте.

Безнең берләшмә иҗатчылары өчен соңгы вакыйгалар дулкынландыргыч булды, чөнки ноябрьдәге конкурста катнашучылар, Дибәҗә Каюмова әсәрләре белән беррәттән, Гөлзадә Әхтәмова, Тәслимә Кәримова, Әнисә Гәрәева кебек җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен сайлаган. Әнисә Гәрәеваның тәүге җыентыгы басылды. Дибәҗә Каюмованың «Өзелгән шомырт чәчәкләре» повесте рус теленә тәрҗемә ителде, аның төп герое Хәбра Рахман (1914-1842) 1936 елда Алабуга педагогия училищесына укытучы булып килгән. Армиядә хезмәте вакытында Халхин-Гол сугышларында катнашкан, аннан бер аягы яраланып кайткан. Кырыгынчы елларда аны алабугалылар орденлы укытучы буларак белгән, хөрмәт иткән. Бөек Ватан сугышында яшьләй гомере өзелгән Хәбра Рахман укытучылык эшеннән тыш, безнең район газетасында да эшләгән, иҗат иткән. Дибәҗә апа геройның авыр тормыш юлын өйрәнеп, аның якты образын чагылдырган. Бүген бу повесть бигрәк тә актуаль яңгырашлы, чөнки анда ятимлек ачысын татып үскән, гаиләсен һәм туганнарын өзелеп яраткан, укучыларын якын күргән, Ватанга чиксез тугрылык үрнәге күрсәткән шәһәрдәшебез образы бирелгән.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев