«Домуправ-3» идарәче компаниясе республика конкурсында җиңде
Идарәче компания конкурста 1 урынны алды.
Кичә гомумшәһәр планеркасында 2024 елда «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» республика конкурсында 1 урынны алган «Домуправ-3» идарәче компаниясен бүләкләделәр.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева компания директоры Екатерина Биктемировага җиңүче дипломын тапшырды.
Конкурс хезмәт күрсәтү сыйфатын, идарә итүнең нәтиҗәлелеген, заманча технологияләрне кертүне һәм халыкның канәгатьлеген бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев