Дүрт ел эчендә Татарстан утильләштерү өчен 550 тоннадан артык электроника җыйды
Программа ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән табигатьтән рациональ файдалану фонды арасындагы килешү нигезендә эшли.
Татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә узган елда Татарстанда 185 тонна иске электр җайланмасы җыеп алып кителде. Бу республиканың 32 районыннан 314 оешманың эш нәтиҗәсе. Бу хакта бүген ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
«Программага Бөгелмәнең 5нче мәктәбе укучылары аерым өлеш кертте. Балалар әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә утильләштерүгә 750 кг электроника җибәргәннәр», — дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Быел татарстанлылар иске электр җиһазларын җыюны дәвам итәләр. Гыйнвар аенда программада Казаннан, Әтнә һәм Биектау районнарыннан 14 бюджет оешмасы катнашты. Алар 8,5 тонна электр җиһазын утильләштерүгә җибәргәннәр.
Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» («Школа утилизации: электроника») программасы 2022 елдан башлап эшли башлады. Дүрт ел эчендә республикада 550 тоннадан артык электроника җыелган.
Программа ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән табигатьтән рациональ файдалану фонды арасындагы килешү нигезендә эшли. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының экологик тәрбия һәм кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Программага кушылырга теләүчеләргә рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк: «Катнашучыны теркәү» («Регистрация участника») формасын тутырырга.
Утильләштерүгә кабул ителә:
- компьютер һәм офис техникасы;
- көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);
- электр инструменты;
- фәнни һәм медицина техникасы;
- телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
- электрон һәм электр уенчыклары;
- картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10% тан артмаска тиеш).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев