«Дзен» татар телендә материаллар бастыру мөмкинлеген башлап җибәрде
Әлеге программаның сынау проекты татар теленә ярдәм итү булды.
Илнең тел төрлелеген саклау һәм локаль массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, «Дзен» платформасы Россия халыкларының милли телләрендә материаллар бастырып чыгаруны башлап җибәрә. Әлеге программаның сынау проекты татар теленә ярдәм итү булды. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер ТР халкы үз төбәкләрендәге актуаль вакыйгалар белән рус телендә дә, татар телендә дә иркенләп таныша ала, шул рәвешле тулы канлы төбәк яңалыклар лентасын формалаштыра ала.
dzen.ru сайтында «Казань» махсус бүлеге геолокация активлашканда яки шәһәрне кулдан күрсәткәндә республика кулланучыларының баш битендә автомат рәвештә күрсәтелә. Контент телен сайлау өчен каналның өске өлешендәге телләрне алыштыру төймәсен куллану да җитә. Басмаларны татар телле авторлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары урнаштыра, бу мәгълүматны төгәл тапшыруны гарантияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев