Эксперт шикәргә бәянең төшүен фаразлады
758
0
Белгеч татарстанлыларга кризиста акчаны саклап калу турында киңәш бирде
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисади мәсьәләләр буенча эксперты Фәнис Хөсәенов өлкән яшьтәге татарстанлыларга кризис һәм финанс мошенникларының югары активлыгы шартларында җыйган акчаларын ничек саклап калу турында киңәшләр бирде. Бүген «Объясняем.РТ» аккаунтында «Серебряный возраст: актуальное для пенсионеров» дип исемләнгән туры эфир узды.
«Бу соңгы биш елда беренче түгел, ә дүртенче кризис. Әмма кешеләр әлегә кадәр хата ясый. Бу ай безнең гражданнарның кибетләрдә мөмкин булган бөтен нәрсәне сатып алуларын күрсәтте. Туклану продуктлары бетмәячәк. Ажиотаж бәяләрнең үсүенә китерә, ләкин алар кыска вакытлы арта. Хәзер 80-90 сум булган шикәрнең бәясе җәйгә төшәр мөгаен, чөнки аңа ихтыяҗ булмаячак», — диде ул.
Эксперт аңлатканча, ясалма булдырылган ажиотаж аркасында өлкән буын вәкилләре акча югалта. «Капчыклап шикәр комы яки он сатып алуның мәгънәсе юк, чөнки ул бар», — диде Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев