Эксперт татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк
Сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирәчәк, туры эфирның модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк. Сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирәчәк, туры эфирның модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Табиб-психотерапевт, ВОЗ эксперты Владимир Менделевич татарстанлыларның менталь сәламәтлегенә Covid-19 йогынтысы турында сөйләячәк. Владимир Менделевич Covid-диссидентлар белән нәрсә идарә итүен һәм коронавирус нәтиҗәләренең нинди булырга мөмкин икәнлеген аңлатачак.
«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Күңел тынычлыгын ничек саклап калырга» темасына туры эфир иртәгә ТР буенча коронавируска каршы тору оперштабының Instagram аккаунтында узачак. Әңгәмәнең модераторы-ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфирны сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев