Елан елында туган алабугалылар ел символының алар тормышына ничек тәэсир итүе турында сөйләде
Кытай календаре буенча якынлашып килүче 2025 ел — Яшел Агач Елан елы.
Бу билге астында туган кешеләр тирә-юньдәгеләрне битараф калдырмыйлар, алар үзенчәлекле энергетикага ия.
Кытай астрологиясендә елан иң акыллы билгеләрнең берсе санала. Бу хайван билгесе астында дөньяга килгән кешеләрнең нинди үзенчәлекләргә ия булуларын һәм, алар фикеренчә, йолдызнамә аларның тормышына үзенчәлекле елда ничек тәэсир итә алуын без җирле «еланнардан» белдек.
Нина Овсянникова — җәмәгать активисты.
2025 елда Нина Александровна үзенең 84 яшен билгеләп үтәчәк. Өлкән яшьтә булса да, Нина Овсянникова яхшы физик формада, мода яңалыкларын күзәтеп тора, тәм-томнар әзерли һәм һәрвакыт күтәренке кәефтә. Аны берничек тә агулы еланнар рәтенә кертеп булмый.
‒ Кобра — ул минем турыда түгел. Мин, мөгаен, зыянсыз еландыр, берәр нинди тузбаш (көлә). Кешеләргә яхшылык эшләргә һәм кешелекле булырга тырышам. Ел символын хуплау өчен бар кешегә тирә-юньдәгеләргә күбрәк яхшылык эшләргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә, игътибарлырак булуларын теләр идем. Әлбәттә, беркемгә дә ысылдарга кирәкми, тыныч аралашу яхшырак. Ә тагын үз активлыгың белән Еланны илһамландырырга, йокламаска һәм шәһәрнең барлык чараларына йөрергә комачауламас иде. Алабугалыларга бөтен дөньяда иминлек, сәламәтлек һәм тынычлык телим, — диде Нина Овсянникова.
Римма Буланова — ТР АМР ЗАГС бүлеге башлыгы
Тагын бер якты һәм сокландыргыч Елан — Римма Буланова. Һәрвакыт ачык күңелле, һәркемгә ярдәм итәргә әзер, ул елан дөньясы вәкилләре белән берничек тә ассоциацияләнми. Ул да, һичшиксез, агулы елан түгел.
‒ Бу билге вәкиле буларак мин ышанычны бәялим. Гороскопта безнең турыда Елан елында туган кешеләр аз санда дуслар булдыруны һәм алар белән ныклы элемтәләр урнаштыруны өстен күрә, дип язалар. «Еланнар» үзләрен бик яхшы дуслар итеп күрсәтәләр. Һәм бу чыннан да шулай. Мин дә шулай булырга тырышам. Киләсе ел — минеке. Әлбәттә, мин аның 2024 елга караганда яхшырак булачагына ышанам. Ел шатлыклы вакыйгалар белән тулы булыр дип өметләнәм, чөнки ул «5» белән тәмамлана. Ә бу сан барыбер безнең күбебезнең мәктәптән үк уңыш белән ассоциацияләнә. Яңа ел барыбызга да тынычлык, гармония һәм яңарыш бүләк итсен! Яшел Елан сезнең туганнарыгызны сакласын, гаилә учагы җылы һәм күңелле булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән! — диде Римма Буланова.
Резеда Нуриева — «Алабуга Нуры» корреспонденты
Резеда Нуриева (сүз уңаеннан, һич шаярусыз, паспорт буенча — Рөстәм кызы) «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясендә быел җәйдән бирле эшли. Филология белгечлеген алуга ук, журналистиканы сайлады. «Яшь елан» Резеда Нуриева бик актив, эшлекле һәм амбициоз: кызыклы кешеләр белән очрашып, матур-матур текстлар язарга да, башка шәһәрләргә рок-концертларга йөрергә дә, магистратурада укырга да өлгерә.
— Мин, чын елан кебек, сыгылмалылык һәм күпкырлылык күрсәтәм. Еланнар бит алар шундый, энергияләре һәм яшәү көче белән билгеле. Сәламәтлекне саклау өчен безгә, еланнарга, артык күп эшләмәскә һәм активлык белән ял арасында баланс табарга омтылырга кирәк (көлә). Фаразларда «үз» елың сиңа үзгәрешләр һәм зур уңышлар алып киләчәк, дип язалар. Минем моңа ышанасым килә. Алабугалыларга бер-берсенә ысылдамаска, башка кешеләрнең шәхси киңлекләренә кермәскә, интригалар үрмәскә һәм еланнар кебек сыгылмалы булырга теләр идем. Авыр ситуацияләрдән җиңел генә чыгарга, тынычлык сакларга, «тирене» вакытында сала белергә һәм аз ашарга... нәкъ елан кебек, айга бер тапкыр (көлә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев