Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Елан елында уңыш китерәчәк бәйрәм өстәле әзерлибез

Сәламәтлек, байлык һәм уңыш җәлеп итә алырлык нинди ризыкларны Яңа ел өстәленә әзерләргә була?

Тиздән яңа, 2025 ел, ишекләрне шакыячак. Бәйрәмгә әзерлек инде башланып китте: йортлар, шәһәр урамнары төрледән-төрле утлар, уенчыклар белән бизәлде. Хуҗабикәләр бәйрәм өстәленә ниләр әзерлиячәкләрен дә уйлый башлаганнардыр, мөгаен. Киләчәк Яшел Елан елында сәламәтлек, байлык һәм уңыш җәлеп итү өчен бәйрәм өстәлендә нәрсәләр булырга тиешлеге турында сөйлибез.

Бәйрәм өстәле быел Еланга ярдәм итүче агач стихиясен символлаштырырга тиеш. Өстәлгә яшел ризыклар кую киңәш ителә: салат яфраклары һәм яшел җимешләр. Елан нәфислекне ярата, шуңа күрә диңгез продуктлары һәм балык кебек ризыкларны сайлагыз, алар нәфислек һәм сыгылмалылык билгесе булып тора.

Еланның ерткыч хайван икәнен дә онытмаска кирәк, шуңа күрә өстәлдә ит ризыклары да булырга тиеш. Өстәвенә, ит — байлык символы. Еланга барыннан да бигрәк куян ошый, аны төрлечә пешерергә мөмкин.

Баллы ризыкларга килгәндә, чәй янына чикләвек (муллыкны гәүдәләндерә), бал (татлы тормыш символы) һәм җимешләр туры киләчәк.

Балык

Муллыкны символлаштыра, аны кисәкләргә бүлмичә, өстәлгә бөтен формада куегыз. Балык башы белән иң хөрмәтле кунакларга карап торырга тиеш.

Токмач

Сәламәтлек һәм озын гомер өчен җавап бирә, аны кайнатырга яки кыздырырга, төрле ингридиентлар һәм тәмләткечләр өстәргә була. Вермишель, рожки һәм башка формада макароннар ярамый — токмач нәкъ менә озын, бик озын булырга тиеш.

Яңа ел хуҗасы өстәлдә нәрсәләр яратмый?

— Казылык, ысланган продуктлар, шпротлар — Елан кискен исләрне яратмый, ул аларны агрессия акты буларак кабул итә.

— Майлы һәм югары калорияле ризыкны да Елан ошатмый, ул җиңел ризыкны ярата.

Һичшиксез, хөрмәтле урынга ел символы фигурасын яки елан формасындагы шәм куярга онытмагыз. Табыннарыгыз мул булсын, нинди генә ризык әзерләсәгез дә, киләчәк ел бары тик уңышлар гына китерсен!

Фото авторы: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев