Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Елена Малышева Татарстан медицинасын Россиядә иң яхшыларның берсе дип атады

Ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастахнәсендә аортаны дәвалау буенча уникаль операция нәтиҗәләренә аңлатма бирде.

Татарстандагы сәламәтлек саклау системасы Россиядә иң яхшыларның берсе булып тора. Бу хакта Беренче каналда «Здоровье» тапшыруын алып баручы Елена Малышева белдерде. Ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастахнәсендә аортаны дәвалау буенча уникаль операция нәтиҗәләренә аңлатма бирде, дип яза «Татар-информ». 

Тапшыруда хирурглар Рәмис Якубов, Марат Шәрәфетдинов, Рәшит Садыйков һәм аларның пациенты Азат Җәләев кунак булды.

«Мин аларның кулларына эләгүем белән бик бәхетле, алар гына мине коткара алды», — дип белдерде Җәләев. «Йөз процент», — дип аның белән килеште алып баручы да. «Мин Татарстан медицинасын яхшы беләм. Ул бик яхшы, бу Россиядә иң яхшы сәламәтлек саклау системаларының берсе. Табибларның эше <...> башкалаларда түгел, ә Чаллыда, ә бу хәтта Татарстан башкаласы да түгел, бик яхшы оештырылган булуына мин бик шат», — дип белдерде Малышева.

Фото: Беренче канал видеосыннан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев