Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Эльвина Шакирова: «Шигырьләр миңа өстән килә»

Беренче шигырен 7нче сыйныфта язып, әнисенә курсәткән кыз бүген Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты. Эльвина Шакирова – актриса, шагыйрә һәм җырчы. Без аның иҗат дөньясына төшенергә тырышып карадык.

Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, диләр. Бу сүзләр Балтач кызы, бүгенге көндә Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятендә «актерлык» юнәлеше буенча белем алучы Эльвина Шакировага туры килә. Булачак һөнәре буенча — артист, күңел кушуы буенча — шагыйрә һәм җырчы...

Күптән түгел, 15 октябрьдә, яшь шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе булды. Шул уңайдан без аның белән очраштык һәм сезнең игътибарга кызыклы әңгәмә тәкъдим итәбез.

Белешмә. Бу әдәби премияне 2006 елда «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге нигезли. Башлангыч чорда ул һәр елны тапшырыла торган булса, соңгы вакытта ике елга бер тапкыр гына бирелә. Хәзерге вакытта премия күләме 150 мең сум тәшкил итә һәм аны өч язучыга тапшыралар.

Шуның белән беррәттән, конкурста өч катнашучыга 75 мең сумнан кызыксындыру призы бирелә. Шулай ук ун студентка 60 мең сум күләмендә бер тапкырлык стипендияләр билгеләнгән. Барлык бүләкләрнең гомуми суммасы 1 миллион 275 мең сумны тәшкил итә.

Үзең белән таныштырып кит әле.

— Мин үзем Балтач якларыннан. Алабугага килеп эләгүем шушы сәнгать көллияте белән бәйле. Шунда укырга керергә бик теләдем һәм бүгенге көндә актерлык бүлегендә укыйм. Шигырьләр иҗат итәм. Мин гаиләдә бер генә бала, мине әнием тәрбияләп үстерде. Иркә бала булып үстем дисәң дә була, ләкин тормышта авыр вакытлар да булды, без аларны әнием белән бергә җиңеп чыктык. Беренче курста бик авыр булды. Ләкин һәрбер авырлыктан соң кояш чыга дип әйтәләр бит. Гомумән, үзеңә максат куярга һәм шул максатка таба атларга кирәк.

ШИГЪРИЯТ ТУРЫНДА

Беренче шигыреңне ничә яшьтә яздың?

— Беренче шигыремне 7нче сыйныфта яздым. Аны әнигә күрсәттем. Ул бу шигырьне күтәреп алды. Әнинең энесе дә бүгенге көндә шагыйрь — Алмаз Әхмәтгалиев. Ул миңа этәргеч бирде дип әйтергә була. Кайсы җирдә нинди төзәтмә кертергә кирәк, ничек итеп дөресрәк язарга — барысын да ул миңа әйтеп торды. Бүгенге көндә ул минем кумир. Беренче шигырем мәхәббәт турында иде.

Шигырь ул ничек языла?

— Шигырь һәр кешегә үзенчә килә. Кемдер утыра да яза, ә миңа, мәсәлән, ул өстән килә. Бу әйбергә кеше ышанмый, ләкин андый күренеш чыннан да бар. Аны миңа өстән әйтеп торалар. Ул шигырьләрне мин язмыйм, шул әйткәнне мин кәгазьгә төшереп кенә барам. Күптән түгел шундый хәл булды: күрше кыз кайтты да, миңа шәһәр урамнары турында сөйләде, минем «Шәһәр урамнары» дигән шигырь туарга тора бүгенге көндә. Иҗатта кайнамаган кеше моны аңламый. Мин җир кешеләрен аңламыйм, ә җир кешеләре мине аңламый.

Шигырьне яза башлап, ташлаганың бармы?

— Язылып бетмәгән вакытлар була, әмма мин язып бетерергә тырышам. Тукталып калган вакытлар була, илһам килгәч, тагын дәвам итәм. Шигырьләрне мин теләсә кая язып куя алам: я телефонга, я кәгазь битенә. Үземнең социаль челтәрдәге сәхифәмә дә куеп барам. Минем язылучыларым бик яратып күзәтеп баралар.

Шигырьләреңдә кабатлана торган сүз яки образ бармы?

— Сүз юк, ләкин мин мәхәббәтне еш образ итеп алам. Күп шигырьләремдә мәхәббәтне кулланам. Минем шигырьләрем күбрәк тормышчан, фәлсәфи.

Үзеңә үрнәк итеп алган шәхесләр бармы?

— Әйткәнемчә, минем өчен үрнәк ул минем Алмаз абыем. Ул бүгенге көндә бик көчле язучы. Шулай ук Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина. Алар минем иҗатыма юнәлеш биреп торучылар. Артистлар арасыннан — Илсөя Бәдретдинова. Аны бик хөрмәт итәм, яратам, без аның белән Интернет аша аралашып та торабыз. Әлбәттә, Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловалар минем өчен кумир булып тора. Минем шигырьләремне инде җырчылар хәзер үзләре дә сорап алалар.

СӘХНӘ ТУРЫНДА

Сәхнә сәнгате белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсең?

— Сәхнәдә мин кечкенәдән үк, артист булырга хыялландым. Ләкин хәзер актерлыкка укысам да, алдагы тормышымны әлеге профессия белән бәйләмәм дип уйлыйм. Минем хыял — эстрадага чыгу, мин альт тавыш белән җырлыйм. Инде яздырылган җырларым да бар. Әлегә кеше җырлары, әлбәттә, ләкин үз җырларымны яздыру теләге дә бар.

Сүзләрне оныткан чагың бармы?

— Юк, сәхнәдә онытылып киткәнем юк. Мин һәрвакыт сүзләрне әйбәтләп ятлап бетерергә тырышам. Ләкин сәхнәдә сүз белән генә булмый, сәхнәдә хәрәкәт итү кирәк. Басып кына тору бернинди дә нәтиҗәгә китерми. Авторның сүзе — ул синең сүз булырга тиеш. Мин артистларга сүзләрне ятлап бетерергә киңәш итәм. Әгәр дә инде онытсаң, импровизация ярдәм итә.

Сәнгать кешесенә яшәве авырмы?

— Сәнгать кешесе булгач, яшәве авыррак. Чөнки бездә сәерлек бар бит инде. Урамда барганда бер сәбәпсез көлеп тә җибәрергә мөмкинбез, дәрестә утырганда да андый хәлләр булгалый. Ләкин мин укыган җирдә моны аңлыйлар, анда ул норма, чөнки без барыбыз дә сәнгать кешеләре.

Бүгенге көндә нейросеть, ягъни ясалма фәһем бар әйберне дә алыштыра диләр. Шигырь дә, көй дә яза ул. Син ничек уйлыйсың, чын иҗатны алыштыра алырмы ул?

— Мәсәлән, театр сәнгатенә ул кагыла алмаячак. Тере аралашуны бернәрсә дә алмаштыра алмый, а театр — тере аралашу бит ул. Ә менә эстрадага кагыла ала, дип уйлыйм. Мин үзем ул ясалма фәһемне аңлап бетермим, минем өчен ул күбрәк начар әйбер. Ул ясаган «иҗат» әсәрләре — җансыз, минемчә.

Интернет челтәренә кереп югалырга вакытың каламы синең?

— Күп вакытымны мин укуга багышлыйм. Телефонда да утыргалыйбыз инде, әйе, ләкин вакытымны артык әрәм итмәскә тырышам.

Ничек ял итәсең? 

— Ял итмим гомумән. (көлә) Шимбә дә, якшәмбе дә үземне укуга багышлыйм. Төннәрен дә утырган чаклар була. Имтиханнар вакытында йоклаган да юк. Мин моңа инде хәзер ияләндем.

Әйе, сәнгать кешеләре шундый буладыр инде ул, үз эшенә мөкиббән киткән, бар җаны-тәне белән бирелгән. Безгә аларны кабул итәргә һәм иҗат җимешләре белән сокланырга гына кала.

Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Эльвина! Сиңа иҗатыңда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев