Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшләмәүче кешеләрнең пенсиясе 7,5 процентка артачак

Пенсияләр инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

2024 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка — инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы РФ Социаль фондының бюджет проектына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Индексациядән соң мондый пенсиянең уртача күләме, яңадан исәпләгәннән соң проектның элеккеге версиясе белән чагыштырганда 1,6 меңгә артып, 23,4 мең сум тәшкил итәчәк. Документ нигезендә, 2024 елда пенсия түләүгә 10 триллион сум акча планлаштырылган.

Моннан тыш, проектта әйтелгәнчә, эш бирүчеләр өчен иминият взносларының бердәм тарифын кертү, гражданлык-хокукый характерындагы килешү хезмәткәрләре өчен взнослар буенча кагыйдәләрне катгыйландыру һәм бюджеттан тыш фондларны берләштерү больничный, декрет акчалары, шулай ук бала тәрбияләү өчен каралган түләүләрнең күләме артуга китерәчәк.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның май ахырында кайбер пенсияләрне гариза язмыйча билгеләү турындагы законны имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев